Мин, кешеләр, яратам сезне!

 Мин, кешеләр, яратам сезне!

26 октябрьдә Татар мәдәният үзәгендә “Моңсар” әдәби берләшмәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шәрипова Флюра Әхмәтвәли кызының юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте.

Флюра Шәрипова  иҗатка гашыйк, күпьяклы зур талант иясе: язучы да, режиссёр да, актриса да.  Яратакан эшенә бөтен көчеген биреп, аннан ямь-тәм табып яши торган мәрхәмәтле, югары культуралы, зыялы кеше. 40 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләү дәверендә, ул үз эшенә бик тә җаваплы карый торган, тырыш, таләпчән, шул ук вакытта күпләр өчен зур хөрмәткә лаек  остаз.

Әдәбият сөючелэр Флюра Әхмәтвәли кызынын шигырьләр һәм нәни хикәяләр язу белән мавыгуын яхшы беләләр. Анын шигьри тәлгәшләрендэ –дөнья матурлыгы, туган телебезгә һәм динебезгә чиксез хөрмәт, якыннарына һәм ватандашларына мәхәббәт, чәчмә әсәрләрендә яшәү гамен күңел сизгерлеге белән тою,тормышны һэм халкының яшәешен  тирәнтен белү ачык чагыла.

Татар мәдәният  үзәге каршында эшләп килүче “Изһар” халык театры бүгенгесе көндә Бөгелмәнең генә түгел , Республиканың да  мактаулы театр  коллективларының берсе. Дистәләгән еллар буена театр “Идел йорт” халык театрлары фестивалләрендә катнашып, беренче һәм икенче  урыннардан түбән төшмәде. Ә 2019 елда Флюра Шәрипова Туфан ага Миңнуллин әсәре буенча сәхнәгә куйган “Гөргори кияуләре”  Бөтенрәсәй Гран-при премиясенә лаек булды.  Бөтендөнья татар конгрессы Флюра Шарипованы “ Милләт алдындагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде.

Похожие записи