Нәүрүз гүзәле — 2023

 Нәүрүз гүзәле — 2023

Нәүрүз бәйрәмен каршы алган көннәрдә шәһәр һәм районда аеруча җанлану күзәтелә. Әлеге хәлне, әлбәттә, табигатьнең язгы уянуы, көннең төн белән тигезләшүеннән дип аңларга кирәк. Аннан соң, инде матур традициягә әйләнде, Нәүрүз алдыннан шәһәребезнең Татар мәдәният үзәгендә бәйрәмнең күрке саналган Нәүрүз гүзәлен сайлау бәйгесе узды.

Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә җиде гүзәл зат үзара көч сынашты. Беренче «Таныш булыйк» дигән кереш өлештән үк залда утырган тамашачыны һәм жюри вәкилләрен әсир иттеләр алар дисәк, арттыру булмас.
Һәм әлеге хәл һәрбер номинация саен кабатлана торды. Үзләренең сәнгать өлкәсендәге осталыкларын күрсәткәндә дә ачык чагылды бу хәл.
Бәйгенең өченче өлешендә кызлар аш-су пешерүдәге осталыкларын күрсәттеләр. Халкыбызның кулинария күрке булган чәкчәк, бәлеш, гөбәдия һәм башка ризыкларын әзерли белүләрен бик ачык дәлилләделәр һәм матур итеп тамашачыга тәкъдим дә итә алдылар.


Йомгаклау өлешендә исә конкурсантлар яз рухын ачып бирә торган матур киемнәрендә сәхнә тоттылар, шуның белән яз рухын, Нәүрүз бәйрәме якынлашуны ачып салдылар. Чараны йомгаклап, шуны да әйтергә кирәк, ярышучы кызлар туган телебездә иркен аралашу гына түгел, аның бөтен матурлыгын, байлыгын, камиллеген тулысынча ачып бирә алулары белән тамашачыны гына түгел, ә инде хөкемдар буларак шактый бәйгеләрне күргән
жюри вәкилләрен дә таң калдырдылар.
«Нәүрүз гүзәле» булып 1 нче урта мәктәбе укучысы Сәмирә Кашапова танылды.



Похожие записи